erid:2VtzquqpS7d
Маринадланган суган рецепты
Файдалы киңәшләр

Маринадланган суган рецепты

Икенче ашлар, шашлык янына маринадланган суган бик урынлы булачак. Әгәр ул шәмәхә суган да булса, ризыкны тагын да матурайтып, аппетитны уятып җибәрә.

Суганны ярымбоҗра итеп турарга, бер чеметем шикәр комы, тоз салып, кул белән берничә тапкыр сытып алырга кирәк. Аннары аш серкәсе (алманыкы булса тагын да тәмлерәк) салып болгатырга.

Суганның өстен ябарга һәм 30-40 минут өстәлдә торганнан соң, суыткычка куярга. Аннары икенче аш янына салып бирәсе генә кала.

Чыганак (+фото): Интертат


Нет комментариев