Пакетлы чәй эчмәгез
Галимнәр уздырган тагын бер тикшеренү пакетлы чәйнең микропластик бүлеп чыгаруын исбатлаган.
Мондый чәйдән күп микъдарда микро- һәм нанокисәкчәләр бүленеп чыга икән.
АКШның Алабама университеты белгечләре әлеге кисәкчәләрнең эчәклек күзәнәкләренә үтеп керә алуларын ачыклаган, кан белән алар бөтен организм буйлап тарала һәм тукымаларда утырып кала.
Яңа тикшеренү микропластикның организмда туплануы репродуктив һәм эндокрин системаларның зарарлануына, иммунитетның кимүенә һәм балаларның үсешен тоткарлыклануына китерә дип күрсәтелә. Әмма мондый тискәре нәтиҗәләргә ирешү өчен күпме чәй эчәргә кирәклеге турында төгәл мәгълүматлар юк.
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=46232
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев