erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Петуниягез “кабарып”, матур булып үссен дисәгез...

Иң элек сыйфатлы орлык сайларга кирәк. Агрофирмалардан булган орлыкларга өстенлек бирегез. Алар чагыштырмача кыйммәтрәк тора, әмма гадәттә эшкәртү аша узган һәм капсулага ия була.

Әгәр дә орлыклар капсулалы түгел икән, аларны марганцовка яисә хлоргексидин белән эшкәртергә кирәк. Моның өчен бу матдәләрнең берсен су белән 1:1 катнашмасында кушарга кирәк.

Петунияне үстерү җиңел булмаса да, бакчачылар һәм агрономнар моның өчен махсус туфрак кулланмый. Гадәттә 50:50 катнашмасы (сатып алынган һәм бакча туфрагы) алына.

Үсемлек нык булсын өчен аларга тиешенчә тәрбия генә түгел, яктылык та кирәк. Күп кенә бакчачылар кызгылт һәм зәңгәр спекторлы фито-лампалар куллана. Әмма моның бары сатучыларның яхшы маркетингы икәнен әле бу өлкәдә тәҗрибәсе булмаган бакчачылар белми дә. Үсемлекләргә яктылык өчен светодиодлы һәм люминесцентлы лампалар да ярый.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яктыртыкычларның көченә бәйле рәвештә, аларны үсемлекләрдән нинди биеклектә урнаштыру нормалары бар. Әгәр дә лампада 9 В дип күрсәтелгән икән, ул вакытта яктылык чыганагын 15 см биеклектә куялар. Нәтиҗәне арттыру өчен утны кире кайтара торган материаллар, башлыча, фольга да кулланырга мөмкин.
Орлыкны туфракка чәчәр алдыннан грунтны бераз дымландыралар. Әгәр дә петуния орлыгы капсулалы икән, ул вакытта теш чистарта торган махсус таякчык ярдәмендә орлыкны 1,5-2 см ара калдырып чәчәләр. Чәчкәннән соң савытның өстен каплап, якты һәм җылы урынга урнаштыралар. Температура 22 градустан да түбән булмаска тиеш.

Петунияне кар өстенә чәчү дә яхшы нәтиҗә бирә.  Моның өчен контейнерга туфрак салалар. Аның калынлыгы 5-7 см булса җитә. Туфрак өстенә 1,5-2 см чамасы кар салына. Карны яхшылап баскаларга, тыгызларга кирәк. Кар өстенә 1,5-2 см ара калдырып, орлыклар тезелә. Кар эреп, орлыкларны туфракка “тартачак”.
Үсентеләр якынча ике атнадан соң күренә башлый. Алар бик нәзек була, шуңа да савытның капкачын ачмагыз. Хәтта җилләтергә дә ярамый.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/petuniyagez-kabaryp-matur-bulyp-ssen-disgez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев