erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

«Рәҗәб аенда көненә 7 мәртәбә «Әл-Фатиха» һәм 100 тапкыр «Әл-Ихлас»ны укырга кирәк»

Бер хәдистә рәҗәб Аллаһы ае булганга күрә, «Әл-Ихлас» сүрәсен ешрак уку һәм аның хакында фикерләү хәерле, чөнки бу сүрәдә яралтучыбыз хакында әйтелә диелә.

“Рәҗәб аена хөрмәт йөзеннән һәр көнне әлеге сүрәне укырга, салаватлар әйтергә, Раббыбыз Аллаһы Тәгаләдән тәүбә-истигъфарлар сорарга һәм иман кәлимәсен кабатларга кирәк.

1. Айның беренче ун көнендә 10 рәкәгатьле намаз уку хәерле булачак.
2. Көненә 7 мәртәбә «Әл-Фатиха» сүрәсен уку һәм 100әр тапкыр «Әл-Ихлас» сүрәсен уку да хәерле гамәл булып санала.
3. Бу көннәрне ураза тотып үткәрү бик фазыйләтле.
4 Айның 13, 14 һәм 15нче көннәрендә ураза тоту авырулардан һәм хәлсезлектән котылырга ярдәм итә диелә”.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең раҗәб ае һәм аның өстенлекләре турында мондый сүзләр әйткән:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Рәҗәб аенда күпләп истигъфар кылыгыз. Бу айның һәр мизгелендә Рәхмәтле Аллаһы Тәгалә кайбер мөэминнәрне уттан коткара. Дөреслектә, Кодрәт Иясенең (җәннәттә барлыкка китерелгән) сарайлары бар, алар аша раҗәб аенда ураза тотучы кешеләр генә керә алачак» (Имам Дәйләми, «Мөснәдел-Фирдәвес»).

“Дин вә мәгыйшәт”

Чыганак https://vatantat.ru/2023/01/103112/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев