erid:2VtzquqpS7d
Татар блогеры Гөлүсә Рахматуллинадан кореяча кишер тәмләткече белән горбуша филесы рецепты
Файдалы киңәшләр

Татар блогеры Гөлүсә Рахматуллинадан кореяча кишер тәмләткече белән горбуша филесы рецепты

Ашларыгыз тәмле булсын!

Рецепт өчен кирәк була: 

Горбуша филесе

Тоз

Борыч

Кишер

Суган

Кореяча тәмләткеч

Бәрәңге

Атланмай

Сарымсак

Укроп

Эш барышы:

Филене чистартып майланган табага җәеп салабыз. Өстенә тоз, борыч сибәбез. 120-130 градустагы мичкә озатабыз. Ул арада 2-3 баш суганны ярым боҗралап турыйбыз, 1 уртача зурлыктагы кишерне угыч аша кырабыз. Ярты чәй калагы кореяча тәмләткеч, тәменчә тоз, 1 аш кашыгы усемлек мае, бер чәй калага зәйтун маен салып кул белән уабыз. Табада 5-7 минут тирәсе пешекләп алабыз да, мичтәге филе өстенә җәябез. Мичне 170-180 градуска куябыз. Ул шулай пешеп бетәр. Бәрәңгене тозлы суда пешерергә. Суыннан сөзергә. Табага бераз ак май салып, 1-2 тырнак сарымсак сытарга. 2-3 минут кызлырып алабыз. Пешкән бәрәңгеләрне шунда әвәләп алабыз да, балык янына мичкә 10 минутка тыгып алабыз. Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: Гөлүсә Рахматуллинаның шәхси битеннән

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев