1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр алты процентка артачак
Сүз торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге тарифлар турында бара - бу торак фонды белән идарә итү, йорт яны территорияләрен һәм гомуми файдалану урыннарын җыештыру, инженерлык челтәрләренә хезмәт күрсәтү һәм капиталь ремонт ясау.
1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бәяләр алты процентка артачак. Бу хакта ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль үзәгендә хәбәр иттеләр, дип яза "Татарстан 24".
Торак тарифлары алты процентка артачак. Шул ук вакытта коммуналь тарифлар үзгәрешсез калачак. Узган ел коммуналь хезмәтләргә бәяләр ике тапкыр күтәрелде һәм хакимият 2024 елга кадәр тарифларны арттырмаска вәгъдә бирде. Әмма бу вәгъдәләр торак тарифларына кагылмаячак.
"Бәяләрне индексацияләү даими бара. Аны экспертиза үткәрү юлы белән җирле үзидарә органнары билгели. Инфляция белән бәяләр арта. Бу юлы ул алты процентка якын тәшкил итте", - дип аңлатты "Татарстан Республикасы торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге" ассоциациясенең башкарма директоры Дмитрий Романов.
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/1-iyuldn
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев