erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

13нче катка җәяү йөрдек

Җәяү йөрергә кирәк.

Сораштырулар үткәрдек. “Сәламәт тормыш рәвеше белән яшәүче кеше бармы сезнең авылда?”, - дип сораган идем берәүдән, “Безнең авылда андый кеше юк, һәркем үзенә бикләнгән, авыртса авырта, егылса егыла, әмма урамга чыгып, махсус җәяү йөргән кеше юк!”, - диде ул.

 Арчада яшәүче Әлфия ханым: “Ә беләсезме, мин баскычтан менеп төшүдән файда күрәм. Арчада күп фатирлы йортта яшим. Казансу паркына да даими төшәм. Баскычыннан берничә тапкыр төшеп-менәм. Ә беләсезме, инглиз галимнәре баскычтан менеп-төшү кеше гомерен озайта, дип исбатлаганнар”.

Сүз уңаеннан, безнең редакция өченче катта урнашкан. Кайвакытта кайберәүләр ничек монда менеп-төшеп йөрисез, дип сулышларына кабып килеп керәләр. Араларында яшьләр дә бар. Без аларга галимнәр  исбатламасын әйтеп күрсәтәбез. Баскычтан менүләр йөрәк белән бәйле авыруларга файдалы. Без Казанда университетта  13нче катта укыдык. Кайвакыт лифт эшләми. Рәхәтләнеп җәяү менеп китәбез...

Казаннан кайтып, авылларның берсендә яшәүче Гомәр абый: “Хәрәкәттә-бәрәкәт, эшләргә кирәк! Минем тикторганым юк. Быел миңа 70 яшь тула. Аллага шөкер, гел хәрәкәтләнеп торам. Хатын-кыз, ир кеше эше дип тормыйм. Бройлерларны да карыйм, бакчага чыгып, чүп тә утыйм. Баскыч төбен дә юып алам. Шул эштән тәм табам. Хатыныгыз юкмы әллә диярсез. Хатын бар. Ул тормыш ямен намаздан таба. Бүрәнәдән эшләнгән бер бүлмәне тәмам оҗмахка әйләндерде. Стеналарга догалар язып элде. Шунда намаз укый.

Ә мин ишегалдына, бакчага чыгып китәм”.

Бу темага сөйләшүне дәвам итәбез. Фикерләрегезне языгыз.

 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев