16 ноябрь - Дөньякүләм юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне
Дөньяда ел саен 1 млн.нан артык кеше юл-транспорт фаҗигасендә һәлак була. Бик кызганыч, безнең районда да юл-транспорт һәлакәтләре һәм гомерләр өзелү очраклары булып тора. Корбаннар якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Быел алты районнан Арча үзәк хастаханәсенең травмотология үзәгенә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 145 кеше китерелгән. Районның травмотология үзәгендә эшләүче медицина хезмәткәрләре игелекле эш башкара, имгәнүчеләрне үлем тырнагыннан алып кала. “Бу бик авыр хезмәт”, – ди травмотология үзәге җитәкчесе, травматолог-ортопед Рамил Фазуллин. Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан травматолог-ортопед Рамил Фазуллин белән сөйләштек. Иң мөһиме – кешеләрнең гомерләрен саклап калу.
– Рамил Рафилович, башта травмотология үзәге белән таныштырып үтсәгез иде.
– Безнең 2нче дәрәҗәдәге травмотология үзәге алты районга - Арча, Теләче, Саба, Балтач, Кукмара, Әтнә районнарына хезмәт күрсәтә. 2014 елдан ачылды. 15 койка бар.
– Кайсы районнан күбрәк зыян күрүчеләр китерелә?
– Кукмара районыннан.
– Соңгы елларда безнең районда юл-транспорт һәлакәтләре арттымы, әллә кимедеме?
– Соңгы елларда юл-транспорт һәлакәтләре саны бер чама. Әмма авыр имгәнүле юл фаҗигаләре арта бара. Шулай ук балалар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә. Яшүсмерләр мотоцикл, мопед, велосипедлар белән юл һәлакәтләренә очрыйлар. Кешеләрне машина белән бәрдерү очраклары да күбәйде.
– Районда юл һәлакәтенә гадәттә нинди юл участокларында юлыгалар?
– Һәлакәтләр олы юлда – трассада ешрак була.
– Юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр күбрәк нинди җәрәхәтләр, имгәнүләр белән сезгә китерелә?
– Кул-аяк, оча сөяге сынулар, эчкә зыян килүләр – болар бар да авыр операцияләр, шулай ук башка зыян килүләр, күкрәк читлеге кысылулар һ.б. күзәтелә.
– Һәлакәт урынында шаһитлар еш кына дөрес ярдәм күрсәтәм дип, киресенчә зыян китерә. Нинди хаталар алар?
– Һәлакәтне күргән шаһитларга шунда ук “112” номерына шалтыратырга кирәк. Зыян күрүчегә беренче ярдәмне күрсәтә белү мөһим. Кеше аңындамы, сулыш аламы – игътибар итәргә. Машинага ут капса, тиз арада кешеләрне машинадан алып чыгарга. Әгәр дә янгын куркынычы юк икән, медицина ярдәме килгәнче зыян күрүчене машинадан алып чыгарга ярамый. Аның умыртка баганасына зыян килгән булуы ихтимал. Белер-белмәс теләсә ничек урыныннан кузгалтсаң, киресенчә хәл катлауланып китәргә мөмкин.
– Балалар катнашындагы юл һәлакәтләре турында да әйтеп үтсәгез иде. Алар арасында нинди имгәнү, җәрәхәтләр ешрак очрый?
– Әти-әниләр балаларына мотоцикл, мопедлар сатып алалар. Яшүсмерләр юл кагыйдәләрен белеп бетерми, башларына шлем кимиләр. Зур тизлек белән чабалар. Хәтта машинага утырып чыгып китү очраклары да бар. Үзләре рульдә. Әйе, яшьлек максимализм, тизлекне ярата. Кызганыч, фаҗигаләр булып тора. Әти-әниләргә балаларына игътибарлы булырга кирәк. Юл һәлакәтләренә очраган балалар аяк-куллары сынган хәлдә, битләренә, башларына зыян килеп һәм башка төрле имгәнүләр белән безгә китерелә.
– Юл һәлакәтләре күбрәк кайсы вакытта була?
– Гадәттә юл-транспорт һәлакәтләре язгы-көзге, кышкы айларда була. Юлларда кар, буран, боз... Сак булырга кирәк.
– Кайбер авыр имгәнүләр алучыларны Казанга җибәрәсез. Кайсы медицина учреждениесе белән эшлисез?
– Без Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе белән тыгыз элемтәдә хезмәттәшлек итәбез. Авыр имгәнүләргә тап булган, югары технологик операциягә мохтаҗ авыруларны Казанга озатабыз. Еш кына вертолет чакыртабыз. Безнең Арча хастаханәсендә нейрохирурглар юк. Без нейрохирург ярдәменә мохтаҗларны Казанның 7нче хастаханәсенә нейрохирургия бүлегенә җибәрәбез.
– Гадәттә сезгә нинди юл һәлакәтләренә очраган кешеләрне китерәләр?
– Нигездә безгә ярамаган урында каршы як полосага чыгу, исерек хәлдә рульгә утыру, зур тизлек нәтиҗәсендә килеп чыккан юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне китерәләр. Кызганычка каршы, андый хәлләр еш күзәтелә.
– Юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне уңаеннан теләкләрегез?
– Юл-транспорт һәлакәте корбаннары якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам. Бик авыр хәлләр... Юлларда исән-имин йөрергә язсын!
– Авыр һәм игелекле эшегездә уңышлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев