Реклама
Арча яңалыклары
200 мең дә фәлән сумга теш куйдыра аласыңмы?
Әйбәт тә, арзанга да эшләгәч, без дә кызыксындык бу теш табибы белән.
Бүген якын танышыбыз редакциягә кереп чыкты. Кергән саен ул безне шаккатырмый калмый. Бу юлы сүзебез теш табиблары турында булды. "Мин Казанга йөрим, -- диде бу. -- Мин күренгән теш табибы шулкадәр шәп эшли, арзан да!" Әйбәт тә, арзанга да эшләгәч, без дә кызыксындык бу теш табибы белән. Бәясен сораштык. "Казна белән миңа 200 дә фәлән мең сумга гына куйды!" -- диде бу. Без авызны ачып калдык... Дәшәргә сүз табып булмады. Адресын алырга да оныттык. Безнең сөйләшү үзара рәхәтләнеп көлешү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев