erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

2023 елда Арча районында 48 янгын чыгу очрагы теркәлде

Хөрмәтле гражданнар, янгыннарда кешеләрнең һәлак булуын кисәтү һәм халык арасында янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалауга карамастан, 2023 елда Арча районында 48 янгын чыгу очрагы теркәлде.

Ут 65 корылманы юк итте һәм зыян салды, шуларның 22се – шәхси торак йортлар, 18е – мунча, 15е – сарай, 10сы – башка корылмалар. Янгыннарда 3 кеше фаҗигале төстә һәлак булды, 1 кеше җәрәхәтләнде. Болар барысы да янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында уйларга һәм тирә-юньдәгеләрдән моны таләп итәргә мәҗбүр итә.

Янгыннарның төп сәбәпләре – ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын һәм көнкүреш электр приборларын куллану кагыйдәләрен, мич ягуның эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү һәм янгын вакытында дөрес башкарылмаган гамәлләр милекне юк итә, ә иң аянычы кешеләрнең һәлак булуына китерә. Төзек булмаган мичләрдән, җылылык котелларыннан  һәм төтен чыгу юлларыннан  файдаланмагыз. Алкоголь белән артык күп мавыкмагыз. Йортларыгызда һәм ишегалды корылмалары янында тәмәке тартмагыз. Вакытында иске (тузган) электр чыбыкларын алыштырыгыз, бу эшне профессионалларга гына ышанып тапшырыгыз. Бер генә очракта да төтенләгән, янган йортка кире кермәгез.

Янгын күзәтчелеге бүлеге үз йортларыгызда һәм ишегалды корылмаларында янгын хәбәрчеләре урнаштырырга, йортта 4 литрдан да ким булмаган күләмдә ут сүндергеч булдырырга киңәш итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исегездә тотыгыз, тормышыгыз һәм йортыгызның куркынычсызлыгы үзегезгә генә бәйле! Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү – тормышыгызның  һәм торагыгызның уттан саклануына гарантия.
Ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары: 01, 101, 102, 103, 104.
3-35-91 Арча янгын  сүндерү бүлеге, 9-11-01 Яңа Кенәр авылы аерым посты, 5-13-61 Үрнәк бистәсе аерым посты, 5-12-01 Сеҗе авылы аерым посты.

Раил Гыйльмуллин,
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев