erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

2025 елда Арча районында янгыннарга бәйле хәл

Хөрмәтле гражданнар, янгыннарда кешеләрнең һәлак булуларын кисәтү һәм халык арасында янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалау буенча үткәрелгән чараларга карамастан, 2025 елда Арча районында 46 янгын булган.

Шәхси хуҗалыклар территориясендә 33 янгын чыккан, шуларның 8 е – шәхси торак йортларда һәм фатирларда, 12се – мунчаларда, 8е – сарайларда һәм 5се – гаражларда. Башка объектларда һәм территорияләрдә 13 янгын чыккан. Янгыннарда барлыгы 58 корылма юкка чыккан һәм зыян күргән. Янгыннарда 1 кеше фаҗигале рәвештә һәлак булган, 1 кеше җәрәхәтләнгән. Болар барысы да янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итә.

Янгыннарның төп сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын һәм көнкүреш электр приборларын куллану, мич ягуның эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү һәм янгын вакытында дөрес башкарылмаган гамәлләр милекне юк итә, ә иң аянычы кешеләрнең һәлак булуына китерә. Төзек булмаган мичләрдән, җылылык котелларыннан  һәм төтен чыгу юлларыннан файдаланмагыз. Алкоголь белән артык күп мавыкмагыз. Үз йортларыгызда һәм ишегалды корылмалары янында тәмәке тартмагыз. Вакытында иске (тузган) электр чыбыкларын алыштырыгыз, бу эшне профессионалларга гына ышанып тапшырыгыз. Бер генә очракта да төтенләгән, янган йортларга кире кермәгез.

Янгын күзәтчелеге бүлеге үз йортларыгызда һәм ишегалды корылмаларында янгын хәбәрчеләре урнаштырырга, йортта 4 литрдан да ким булмаган күләмдә ут сүндергеч булдырырга киңәш итә.

Исегездә тотыгыз, тормышыгызның һәм йортыгызның куркынычсызлыгы сезнең үзегезгә генә бәйле! Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү – тормышыгызның  һәм йортыгызның уттан саклануына гарантия.

Ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары: 01, 101, 102, 103, 104; 3-35-91 Арча янгын  сүндерү бүлеге; 9-11-01 – Яңа Кенәр авылы аерым посты; 5-13-61 – Үрнәк бистәсенең аерым посты; 5-12-01 – Сеҗе авылының аерым посты.

Р.Гыйльмуллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев