erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

42 алтын медаль яулаган Арча егете Искәндәр

Рәмзия Шәехова язган хатын редакциягә үзе кертеп чыкты. Хатны укып чыккач, бик матур хат язгансыз, алга таба да язып торыгыз дип, улы турында да сорашмый кала алмадык.

“Улым Искәндәр Шәехов гаиләсе белән Казанда яши, – дип сөйләде куанып Рәмзия ханым. – Арчаның 3нче мәктәбен тәмамлады. Югары белем алды. Эчке органнарда эшли. Гер күтәрү буенча үз үлчәү авырлыгында Татарстан, Россия чемпионы булды. Ташкентта 2013 елда дөньяның иң яхшы герчеләре катнашкан ярышта 2нче урын алуга ирешә ул. Италиядә 2008 елда – 3нче, 2010 елда шулай ук 3нче урын алып, бронза, 2009 елда Казанда бронза медальләренә лаек булды. Татарстан данын Италия, Белоруссия, Украина, Үзбәкстанда һәм  Россиянең бик күп шәһәрләрендә яклап, бүләкләр алды. 84 медальгә лаек булды. Шуның 42се – алтын. Күптән түгел Киров шәһәрендә полицейскилар арасында узган бәйгедә, “Динамо” спорт клубы данын яклап, Россия чемпионы исемен яулады, алтын медальгә ия булды. Искәндәр хәтта армия хезмәтен дә Казанда үтте. 30 яшьлек юбилей елында, туй булып бер елдан соң нәни кызыбыз дөньяга аваз салды. Исән-сау, бәхетле булсыннар. Мин улым белән чиксез горурланам”.

Зур уңышларга ирешкән Арча егете белән без дә горурланабыз. Соңыннан Рәмзия ханым улы Искәндәргә: “Редакциядә синең турында да сораштылар, сөйләдем, синең уңышларың турында язма газетага да чыгачак”, – дигәч, “И-и, әни, кирәк түгел иде”, – дип каршы килә. Әмма без район газетасында Арчаның шундый уллары турында дәшми кала алмыйбыз...

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Искәндәр, уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X