erid:2VtzquqpS7d
53 ел ансамбль җитәкләгән
Арча яңалыклары

53 ел ансамбль җитәкләгән

Арча Мәдәният йортында

Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман" проекты кысаларында, "Укытучылар һәм остаз елы" уңаеннан, бүген бездә кунакта 53 ел мөгәллимлек стажы булган - педагогик хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган Мәдәният хезмәткәре, озак еллар Арча педагогия көллиятендә музыка укытучысы булып эшләгән, 53 ел “Ләйсән” халык вокал ансамблен җитәкләгән Шәйхетдинова Зилә Зәки кызы булды. 
Арча район Мәдәният йортында узган чарада Зилә Зәкиевнаның хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары, студентлар катнашты.

Бу хакта Вк да Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова язган.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев