erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Арча яңалыклары

79 яшь егет чак...

Быел 5 апрельдән 7 апрельгә кадәр Чабаксарда ветераннар арасында Бөтенроссия гер спорты ярышлары булды

Яңа Иябаштан Тәбрис Шакиров 75тән 80 яшькә кадәр булган төркемдә ярышты. 53 өлкәдән 300ләп спортчы катнашты.

Тәбрис абый 1945 елгы. Ярышта 3нче урынны алды. Котлыйбыз! Тәбрис абый җиңүләрне яулап тора.

2022 елның апрелендә Тәбрис Шакиров Нижегородск өлкәсеннән гер спорты буенча җиңүләр яулап кайтты. Бөтен Россиядән җыелган ветераннар бәйгесе иде ул. Без ул вакытта газетабызга “77 яшь егет чак...“ дип язган идек. Ә хәзер “79 яшь егет чак...“ дип язабыз.

“Әти, Шакир улы Мөхәммәтҗан, 53 яшендә үлде, әни (Нургаян) 99 яшьтә бакыйлыкка күчте, – дип сөйләде Тәбрис Шакиров. – Әти сугышта Ленинград блокадасында катнашкан кеше. Бер кулы катып калган иде. 1943 елда яраланып, сугыштан кайткан. Мин 1945 елның 15 августында туганмын. Сугыштан соң әти әллә ни озак яшәмәде. 1966 елда китеп барды...

Әтисе оста гармунчы була. Теләсә кайсы гармунны ала да – җырлата. Күрше Александровка авылында  кибетче булып эшләгән. Шунда өйләнгән дә. “Без 45ләр аз, – дип сүзне дәвам итте Тәбрис Шакиров. – Ир-атлар сугышта бит. Балалар тумаган. Сугыш алдыннан туган малайлар белән без, ваклар, сугышабыз. Малайлар сугышып үсә бит ул. Безнең тирә малайлар юк диярлек. Сугышырга зурлар кала инде... Әти сүгә, көчеңне кая куярга белмәсәң, гер күтәр, ди. Тотындым гер күтәрергә. Армиядә дә авыр атлетика белән шөгыльләндем. Дивизия чемпионы булдым. Ракета гаскәрләрендә 3 ел хезмәт иттем. Взвод командиры урынбасары идем. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, юллама белән Новгород өлкәсенә эшкә җибәрделәр. Аннан кире авылга кайттым. Озак еллар “Тукай-Кырлай” колхозында агроном булып эшләдем. Гер күтәрүдә җиңүләр, бүләкләр күп булды”.

– Көч дигәнең нәселдән дә килә торгандыр, – дим.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әти ягыннан туганыбыз Мостафа абый юл бирмәгән атчыны бер сугуда хәл иткән... Шулай ук әнинең әтисе Фазыл гайрәтле кеше булган. Хәер, ничек кенә көчле булсаң да, ярышларда катнашу өчен даими шөгыльләнү кирәк.

Хәтеремдә, бер елны районда 18 яшьлекләр янәшәсендә 73 яшьлек Тәбрис Шакиров 24әр килолы ике герне 28 тапкыр күтәрде. “Минем яшьтәгеләргә 14 кило гына күтәрергә ярый, – дип сөйләгән иде ул вакытта Тәбрис абый. “Беренче каналда барган “Барысыннан да өлкәнрәк!” дигән шаккатыргыч сәләтле ветераннарның телешоуына җибәрергә кирәк сезне!” – дим. Ә ветераныбыз көлә...

– Ә сез көн дә гер күтәрә-сезме?

– Әйе, көн дә гер күтәрәм. 16шар килолы герне ике кул белән 40ар тапкыр күтәрәм. Көнгә өч тапкыр.

Быел, Алла боерса, августта Тәбрис Шакировка 79 яшь тула. Сөбханалла, Тәбрис абый егетләр кебек әле! Алга таба да, исән-сау булып, гер күтәреп, ватандашларны  шаккатырырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев