Ә сез укырга яратасызмы?
Телеграмм каналында һәм ВКонтакте социаль челтәрендә әнә шундый исем астындагы сораштыру уздырган идек
Ике мәйданчыкта бергә нибары 148 кеше генә сораштыруда катнашты. Телеграмм каналда иң күп җавапны "Газета-журналлар укыйм"(42 кеше) дигән вариант җыйса, ВКонтактеда күпчелек кеше "Телефонда яки компьютерда укыйм"(26 кеше) дип җавап бирде.
Китапханәгә йөрүчеләр саны ике мәйданчыкта бергә 22 кеше (!). Бу куандырырлык сан түгел, билгеле.
Бөтенләй укырга яратмыйм диючеләр дә бар, алар күпчелекне тәшкил итмәсә дә, 12гә җыелганнар. Комментарийларда "Ара-тирә укыштыргалыйм",
дип җавап бирүчеләр дә бар.
Газета-журнал укучылар "Арча хәбәрләре", "Ирек мәйданы", "Гаилә учагы", "Ялкын", "Акчарлык" кебекләрне алдыра икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев