erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әфганчылар хәрби хезмәттәшләрен, гаиләләрен онытмыйлар

Рәхмәт, искә алалар.

"Сугышчан туганлык" җәмгыяте җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, Әфганстанда хәрби хезмәт үткән Илнур Яруллин, Рафис Җамалиев бүген безнең редакциягә керделәр. Мәрхүм әфганчыларның хатыннарының, гаиләләренең хәлләрен белеп, күчтәнәчләр өләшәләр. Узган ел мәрхүм булган, иң беренчеләрдән булып Әфганстан сугышына кергән Идрис Надршинның хатыны Румия ханым редакциядә эшли, журналист. Румия ханымның хәлен белеп, күчтәнәч тапшырырга кергәннәр. Без, редакциядә эшләүче журналистлар, бу мизгелләрне тотып алдык. Видеога, фотоларга төшердек. Шушы тарихи мизгелләрне Украинада хезмәт итеп кайткан Яңа Иябаш егете Булат Хөрмәтов та тулыландырды. Тагын бергәләп фотоларга төшердек. Сөйләшеп утырдык. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аларга хейкеллер куерга кирек.

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X