erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аграр югары уку йортлары абитуриентларга Zoom аша консультация бирә башладылар

20 июньнән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы республиканың ике югары уку йортында - Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә кабул итү кампаниясе башлана. Быел коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә абитуриентларга консультацияләр бирү дистанцион форматта уза.

28 майдан 25 июньгә кадәр Казан дәүләт аграр университетының Кабул итү комиссиясе “2020 елда Казан ДАУына онлайн-кабул итү мәсьәләләре” дистанцион Zoom-конференцияләр циклын башлап җибәрде. Конференцияләр пәнҗешәмбе көннәрендә узачак. Тоташу өчен 355 958 7835 идентификаторын кертергә кирәк, пароль: 123456.

Аграр университетта конференцияләр үткәрү даталары:

11.06.2020 – 14.00

18.06.2020 – 14.00

25.06.2020 – 14.00

Ә 9 июньнән 30 июньгә кадәр шундый ук «Оnline кабул итү - 2020» конференцияләр циклы Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә узачак. Конференцияләр сишәмбе көннәрендә булачак. Системага тоташу өчен 761 7871 0830 идентификаторын кертергә кирәк, пароль: 3vrgnh.

Ветеринария академиясендә конференцияләр үткәрү даталары:

09.06.2020 – 14.00

16.06.2020 – 14.00

23.06.2020 – 14.00

30.06.2020 – 14.00

Конференция барышында абитуриентлар, дистанцион технологияләрдән файдаланып, документларны кабул итү буенча, факультетларның төп юнәлешләре һәм уку сроклары буенча, шулай ук эчке керү сынаулары узу (урта һәм югары һөнәри белеме булган затлар өчен) буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алалар.

Исегезгә төшерәбез, белгечлеге буенча авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләүчеләр өчен махсус максатчан урыннар каралган. Әлеге механизм гражданны абитуриент һәм заказчы - булачак эш бирүче арасында төзелгән максатчан белем алу турындагы килешү буенча укытуны күздә тота. Бу - югары белем алу мөмкинлеге генә түгел, ә эшкә урнашуга гарантия дә, бүгенге көндә укып чыгучылар өчен бусы да бик мөһим.

Моннан тыш, мотивлаштырылган максатчан әзерләү механизмы «50/50 программасы» 2014 елдан яңадан торгызылды, ул чакта студент авыл хуҗалыгы предприятиесе стипендиаты була. Программаның асылы шунда, студент саллы стипендия ала – ул 10 мең сум, шуның 5 меңе агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итүгә дәүләт ярдәме чаралары кысаларында республика бюджетыннан бирелә һәм 5 меңе - укып бетергәч, студент эшкә кайта торган авыл хуҗалыгы предприятиесе тарафыннан түләнә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Авылга эшкә килгән яшь белгечләр өчен 150 мең сумнан 300 мең сумга кадәр «күтәрелеш» акчаларын бирү һәм беренче эш елы дәвамында ай саен төп хезмәт хакына минималь хезмәт хакы (МРОТ) күләмендә өстәмә түләү һәм торак белән тәэмин итү каралган.

Консультацияләр өчен телефон: 8-800-444-16-70.

Укырга керү турында тулырак мәгълүматны югары уку йортларының социаль челтәрләрендә һәм түбәндәге электрон адреслар буенча алырга мөмкин:

Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе:

vk.com – Казанский ГАВМ им. Н.Э.Баумана;

instagram.com – student_kgavm

электрон почта – priemksavm@mail.ru

 

Казан дәүләт аграр университеты:

vk.com – https://vk.com/priem_kazgau

instagram.com – https://www.instagram.com/priem_kazgau/

электрон почта – priem@kazgau.comjob-kazgau@mail.ru.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X