erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Агуланасыз бит, дип кисәттеләр... Тыңламадык

Шатлыгымнан үкереп еладым

Шушы көннәрдә 90 яшьлеген билгеләп үтүче Югары Пошалымнан Габделхак Абдуллин: ”Тормышымнан зарланмыйм. Бар да җитә. Балаларым кайтып йөри. Күзем күрә, колагым ишетә. Аяк кына борчый”, – диде.

Кечкенә чакта ук язын кар беткәнче ялан тәпи басуда йөрүләрнең зыкымыдыр инде ул. “Черек бәрәңге җыя идек. Кортларын алып ташлыйбыз,  чистартып киптерәбез дә, әни он ясап коймак пешерә иде. Аның тәме әле дә авызда саклана”, – ди тыл ветераны.

Малай 12 яшеннән әтисез кала. Сугышка озатып калганын хәтерли әле ул. Әтиләре шул китүдән кайтмый. Гаиләдәге 4 баланың 2се кызамыктан үлә. Икесе бүген күршеләр булып дус яши.

– Эшкә яраклы ирләр калмады. Авырлык яшь малайлар җилкәсенә төште. Ат җигеп тырмаладык та, сукалап та йөрдек. Картлар тубал белән ашлык чәчсә, без артларыннан тырмага чыга идек. Баштарак авылда атлар җитәрлек булды. Тик ашарларына булмагач, алар да күтәрәмгә калды, бик күбесе үлде. Көндез эштә булсалар, кичләрен урманга алып менә идек үзләрен. Тик печән белән генә ерак китеп булмый. Үзебез дә ач бит. Икмәкне атнага 1-2 кило гына бирәләр. Әни авырый. Энекәш белән алабута, кычыткан ашы пешереп ашыйбыз. Бер елны ашлык басуда калды. Аның уңышы да яхшы булган иде. Язын бодай башлары җыеп кайттык. Агуланасыз бит, диюгә дә карамастан, шуны киптереп ашадык, – дип сөйләде Габделхак абый. – Сыерны бетермәдек. Безне шул коткарды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әмма ашамасаң да эшләргә кирәк. Урманда ферма көтүен дә көткән, ат җигеп Арча элеваторына ашлык та илткән ул. Үгез җигеп Өстеял май заводына сөт тә тапшырган, тирес тә түккән. “Җитмәсә, заемнар үзәккә үтте. 40 кило ит, 2 центнер бәрәңге, 200 йомырка, май, 2 кило сарык йоны. Үзеңә булмаганны каян аласың? Мин армиядә вакытта заемнарны бетерделәр. Шатлыгымнан үкереп еладым”, – ди ветеран.

Сугыштан соң ул Казахстанда чирәм җирләрне күтәрүдә катнаша, урман хуҗалыгында арба, чаналар ясый. Гаилә кора. Балалар үстерә. Энесе белән бергә йорт җиткезеп чыга. Аннан авылда балта остасы була. “Хатыным Нәбирә фермада эшләде. Бик яхшы иде. Вафатына да күп еллар үтте инде, – ди Госман абый. – Бәхетемә балаларым бар”.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X