erid:2VtzquqpS7d
«Җәяүле» профилактик чарасы бара
Арча яңалыклары

«Җәяүле» профилактик чарасы бара

Җәяүлеләр! Игътибарлы булыгыз

19 июньнән Татарстанда "Җәяүле" профилактик чарасы башланып китте. Моңа безнең Арча районы ЮХИДИ бүлекчәсе дә кушылды.  24 июньгә кадәр дәвам итәчәк ул. Бу көннәрдә җәяүлеләргә юл бирмәү, тиешсез урында юл аркылып чыгу һәм җәяүлеләр белән бәйле башка очраклар барланачак. 

Ел башыннан җәяүлеләр катнашында республикада 386 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 23 кеше һәлак булган, 377 кеше тән җәрәхәтләре алган. "Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз", -  дип кисәтә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев