erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әйдәгез, белгечләр

Ачык дәрес узды

Башлангыч  сыйныфлар  атналыгы  кысаларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының  Г.Курсави исемендәге  күппрофильле лицеенда «Әйдәгез, Белгечләр!»  девизы астында әйләнә-тирә көне гөрләп узды. Балалар төрле чараларда үз көчләрен сынап карадылар. Ачык дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда бик теләп катнаштылар. 

Башлангыч сыйныф укытучылары Гыйләҗиева Ч.Х., Зәйнуллина В.Т.,Газизова Г.Х. биргән ачык дәресләр бик җанлы узды, «Хайваннар дөньясы» исеме астындагы экологик сыйныфтан тыш чара барысының күңеленә үтеп керерлек күтәренке рухта узды.

Бу  чарада мактаулы кунаклар: Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының  «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгече Абдрахманова Г.И. hәм  Ахметзянов Р.З. катнашты.

Бу чара балалар күңеленә бик хуш килде. Алар күтәренке кәеф белән таралыштылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гыйләҗиева Чулпан Хәйдәр кызы,

Зәйнуллина Венера Таһир кызы,

Газизова Гөлгенә Хәлим кызы  Г.Курсави исемендәге  күппрофильле лицееның башлангыч сыйныф укытучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре