erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Җәйнең бер көне

Укучы хаты.

Менә тагын бер җәйне күрү бәхетенә ирештек. Рәхәтен, кадерен белеп калыйк.

Авылда рәхәтлекләр җитәрлек. Тик аны файдалы итеп, сәламәтлек өчен дә кирәклеген тоеп үткәрергә кирәк. Елга-күлләрдә су керүе, төрле-төрле дару үләннәре, җиләк, мунча миллеге җыюлар үзе бер күңел рәхәтлеге бирә  торган шөгыльләр.

Авылдагы җәйге бер көнемне язам. Табигать кочагына чыгып, көтү көтүләрне язып-сөйләп аңлатып бетереп булмый! Сәламәтлеккә дә файдалы ул. Табигать кочагында җәяү йөрүләре сәламәтлеккә файдага.

Иртән иртүк чыбыркы шартлатып сыерларны көтүгә алып чыгып китәсең.

Капка төпләрендә авыл халкы сине озатып кала. Яшел, чәчәкле болынлыкта сыерлар печән ашый. Күктә кояш ялтырый, кошлар сайрый. Тау битләрендә сине кып-кызыл җиләкләр көтеп тора. Чиләкләп җиләк җыясың, ә агач полосаларында каен яфраклары “мине алып алып кайтып кит” дип синең битеңнән сыйпый.

Менә шулай җиләк җыеп, каен себеркеләрен тотып, ара-тирә дару үләннәрен дә кулга кыстырып кич җиткәндә төрле тәмле үлән ашап, туенган малкайларны куып авылга кайтасың. Моннан да рәхәт ял юктыр ул!

Зөлфия Минһаҗева.

Пешәнгәр авылы.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев