“Ак барс” та яңа җитәкче
“Ак барс” та яңа җитәкче
9 февральдә Сеҗе авыл җирлегенең һәм “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенең хисап җыелышы булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров катнашты.
Иван Егоров Шәйдулла Сәләховның, башка эшкә күчүе сәбәпле, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте директоры вазифаларыннан азат ителүен игълан итте. Аңа озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт әйтте.
“Ак барс” агрокомплексы ширкәте директоры итеп моңарчы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе булып эшләгән Ленар Илсур улы Абдуллин билгеләнде.
Шәйдулла Сәләхов “Ак барс” холдинг компаниясенең күзәтү советы рәисе итеп билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев