Кайгырталар.
Татарстанда өлкән буын кешеләренең тормыш активлыгын арттыруга юнәлтелгән “Актив озын гомер” республика программасын тормышка ашыру дәвам итә. 2026 елда анда 502 976 татарстанлы катнашкан, бу республикадагы өлкән яшьтәге кешеләрнең 44 проценттан артыгы. Программа “Гаилә” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Ихтыяҗ иң зур булган юнәлеш булып спорт һәм физкультура кала – аның белән 356 415 кеше шөгыльләнә. Тагын 123 052 кеше мәдәни-күңел ачу эшчәнлегенә җәлеп ителгән, 13 404 кеше белем бирү чараларында катнаша, ә 10 105 өлкән кеше волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп ителгән.
Республикада 12 меңнән артык спорт объекты эшли. Өлкән кешеләр өчен аларның 70 процентында билетларга һәм абонементларга ташламалар, 30 процентында спорт белән шөгыльләнү өчен бушлай көннәр һәм сәгатьләр бар.
2026 елда «Актив озын гомер» программасы белән өлкән буынның 46 процентын колачлау планлаштырыла, бу 506 265 кеше. Татарстанда өлкән буынның актив досугы өчен бөтен шартлар да тудырыла. Шөгыльләрне эзләү уңайлы булсын өчен «Забота» суперсервисында һәм «Карта жителя» мобиль кушымтасында «Алтын еллар» бүлеге булдырылган. Бүлектә 45 районда «Белем бирү», «Сәламәтлек», «Спорт», «Мәдәният», «Иҗат», «Бию», «Волонтерлык» юнәлешләре буенча 2 230 дән артык күңел ачу чарасы бар. Моннан тыш, анда ташламалы шартлар һәм онлайн-язылу мөмкинлеге булган экскурсияләр каталогы тәкъдим ителгән. Республикада яшәүче 30 меңләп өлкән кеше электрон язылудан файдаланган инде.
Өлкәннәр көненә республикада 400 меңнән артык катнашучыны үз эченә алган 1,9 меңнән артык чара планлаштырылган. Чараларны муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм республиканың хакимият органнары оештыра. Эш өлкән яшьтәге һәр гражданга адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-500dan-artyk-olkan-kese-aktiv-ozyn-gomer-programmasyna-alep-itelgan-5930103
Нет комментариев