erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Арча яңалыклары

Алардан башка булмый

Әле язгы чәчүгә керешеп кенә барабыз

26 апрельдә район хуҗалыкларындагы сиптергечләрне кабул итү булды инде.

Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров катнашты.

– Алдан аяк киенү әйбәт инде ул, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Үсемлекләр тишелеп чыгуга төрле корткыч бөҗәкләр һөҗүм итә башлый, авырулар, чүп үләннәр баш калкыта. Сиптергечләрдән башка зур уңышка өмет баглап булмый. Аннан игеннәрне кыяктан тукландыру өчен бик кирәк алар.

Комиссия һәр сиптергечне җентекләп тикшереп, эшләтеп карап барды. Шулай ук механизаторның документлары да тәртиптә булырга тиеш иде.

Кабул итү төгәлләнгәч җиңүчеләрне билгеләделәр. Үзйөрешле сиптергечләр арасында “Игенче“ ширкәтеннән Садыйр Әхмәтҗанов җиңүче булды. “Северный“ ширкәтеннән Рәис Һадиуллин – икенче, “Заря“ ширкәтеннән Илшат Сафин өченче урында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тагылма сиптергечләр арасында “Ашытбаш“тан Ранил Сибгатуллин – беренче, “Тукай“ ширкәтеннән Рафис Әхмәтҗанов – икенче, “Ашыт“ ширкәтеннән Ирек Гарипов өченче урында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев