erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аларга газетабыз туган як сәламе булып барып ирешер, дип уйлыйбыз

Исәнлектә күрешергә язсын.

Волонтер Алинә Латипова: "Без бөтен район халкы ярдәме белән Яңа елга бүләк итеп һәр исемле посылка алучыга аерым бокслар әзерләдек. Анда газ баллоннары, медикаментлар, киемнәр, район газетасы һәм тәм-том салына". 

Наласадан Әнисә Нәҗметдинова әйткән сүзләр уйланырга мәҗбүр итте. “Армиядәге энемә посылка җибәргәндә эчендәге әйберләрен газетага төргән идем. Апа, әйберләренә караганда район газетасы кадерлерәк булды, район хәлләрен белдем, рәхәтләнеп укыдым”, – дип җавап хаты язды”, – дигән иде ул. Ә нигә бүген алгы сызыкта булган егетләребезгә дә җибәрмәскә? Икенче Яңа елны читтә, снарядлар яңгыры астында, салкын окопларда каршы алырга җыеналар. Телефон куллану да тормышлары өчен куркыныч. Шушы газетаны кулларына алып, район тормышы белән танышсалар, аларның җиңү яулап исән-имин кайтуларын түземсезлек белән көтүләрен белсәләр сөенмәсләр иде микәнни? Безнеңчә, күңелләре үк җылынып китәр. Аларга газетабыз туган як сәламе булып барып ирешер, дип уйлыйбыз.

Без газета гына җибәреп калмыйбыз, әлбәттә. Редакция хезмәткәрләре даими рәвештә матди ярдәм дә күрсәтеп тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Арча хәбәрләре” район газетасы редакциясе коллективы исеменнән махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүче һәр солдатны, аеруча якташларыбызны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Исән-сау булыгыз, җиңү яулап кайтып, туган җиребездә исәнлектә күрешергә язсын.

Тулырак газетабызның җомга санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре