erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алда безне зур сынаулар көтә

8 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

   Бәйрәм уңаеннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Ленар Илсурович, әңгәмәне традиция буенча 2023 ел район авыл хуҗалыгы өчен нинди ел булды, дигән сораудан башлыйк әле.
– Бу ел иртә килгән яз, аннан соң әйләнеп кайткан суыклар белән истә калыр. Кыраулар кукурузга шактый зыян салды. Аннан соңгы корылык... Болар бар да терлек азыгын көткән дәрәҗәдә әзерләргә мөмкинлек бирмәде. Шулай да, 10 мең тонна сенаж, 120 мең тонна силос әзерли алдык. Бер шартлы терлеккә 32 центнер азык берәмлеге туры килә. Ә без 40 центнер әзерләү бурычын куйган идек. Узган елгы запаслар белән 37 центнер чамасы була инде. Бу безгә кышны чыгарга җитә, әле бит 2024 елның ничек киләсен белгән юк.
Ел башыннан сөт бәяләре төшеп китте, планлаштырылган кайбер төзелешләрне чигерергә туры килде. Шуңа да карамастан, “Кызыл Яр“ ширкәтендә 500 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы төзү дәвам итә. “Яңарыш“ ширкәтендә комплексның дүртенче чираты файдалануга тапшырылды. “Кырлай“ ширкәтендә икенче этабы төзелә, аның бер өлешенә терлекләр кертелде инде. “Казанка“ ширкәтендә 300 баш сыер сыешлы комплекс эшли башлады. “Северный“ ширкәтендә зур төзелешләр дәвам итә. “Заря“ ширкәте яңа комплекс төзи.
Соңгы вакытта терлексез калган “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтенә 1 мең баштан артык тана кайтты. 100дән артыгы бозаулады инде, көнгә 2 тонна сөт савалар.
Гомумән алганда, терлекчелек буенча күрсәткечләр начар түгел. Быел тугыз айда 56240 тонна сөт савылды. Бу узган елның шул чорына караганда 16 процентка артык. 3221 тонна ит җитештерелде, узган елгыдан кимрәк, әмма ел ахырына кадәр хәлне төзәтеп булыр, дип ышанам. Барысы 31592 баш терлек  исәпләнә, узган елның шул чорындагыдан 1 мең башка артык. Бу “Төрнәле-Пошалым“ ширкәтенең 2 мең баштан артык терлекне киметүенә карамастан.

– Игенчелек өлкәсендә эшләр ничек?
– Быел бөртекле ашлыкның җыемы буенча республикада өченче булдык. Барысы 159 мең тонна ашлык җыйнап алынды. Узган ел 220 мең тоннадан артык иде. Бер гектардан  уртача уңыш – 29,6 центнер. Иң күп уңышны “Ак барс“ агрокомплексы“, “Казанка“, “Курса МТСы“ ширкәтләре җыйнап алды.
Республикада иң зур бәрәңге мәйданнары безнең районда. “Кырлай“ ширкәте – 1200, “Игенче“ ширкәте 220 гектар игә. Тагын берничә фермер хуҗалыгы шөгыльләнә. Бәрәңгенең соңгы гектарларын алалар, бер гектардан уртача уңыш – 240 центнер. 5800 гектарда сугарулы мәйданнар бар. “Кырлай“, “Северный“, “Игенче“ ширкәтләре сугарулы мәйданнарны арттыруны планлаштыралар. Ел авыр булды, дисәк тә, яңа техника башка еллардагыдан күбрәк алынды. 5 бөртекле ашлык комбайны 2 азык әзерләү комбайны, 4 чәчү комплексы һ.б. кайтты. 500 млн сумлык техника кайтарылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Фермер хуҗалыкларының хәле ничек?
– Эрерәк хуҗалыклар күләмле продукция җитештергәч авырлыкларны җиңелрәк кичерә әле. Ә фермер хуҗалыклары икеләтә авыр хәлдә калды. Районда Шакирҗанов, Гарипов, Әхмәтханов кебек тотрыклы эшләүче фермер хуҗалыклары бар, әмма аларга да җиңел түгел. Хәлне күпмедер җиңеләйтү өчен дәүләт программалары бар. Каенсарда “Агростат“ программасы буенча грант откан Мифтахов матур гына эшли башлады.
Республика, район җитәкчелеге атчылыкны үстерүгә игътибар бирә. “Кырлай“, “Ашыт“ ширкәтләре, Сәлахов фермер хуҗалыгы, Кышкарда Рамил Җәләлетдинов атчылык белән ныклап шөгыльләнәләр. Районда 569 ат бар, быел алар 91 башка артты. Һәр эре хуҗалыкка кимендә 5 ат булдыру бурычы куелды.
Сөт бәяләре кимү шәхси хуҗалыкларга тискәре йогынты ясавын исәпкә алып, терлекләрнең баш саннарын киметмәү өчен төрле чаралар күрелә. 15 хуҗалык кечкенә фермалар төзү өчен 200 мең сумнан 600 мең сумга кадәр субсидия алды.

– Бәйрәм булса да, “Төрнәле-Пошалым“ ширкәтенең язмышы турында әйтми булмый.
– Бу хуҗалыкта 2500 баш терлектән 42 терлек калды. Төрле объектларны җир белән тигезләү дәвам итә. 2 мең гектарда җир чәчелми калды.
 Хәзерге вакытта җирләрнең дөрес файдаланылмау мәсьәләсен “Сельхознадзор“ хезмәткәрләре тикшерә.
Гомумән алганда, районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алда торган бурычларны уңышлы хәл итеп киләләр. Тырыш хезмәтләре өчен зур рәхмәт!  Аларга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңа уңышлар телим!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев