Казанга шушы спектакльне карарга бардык.
РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисты Әлфия Афзалова турында. Тамашачы спектакльне елый-елый карады. Спектакль режиссер Айдар Җаббаров, Резеда Гобәева пьесасы буенча куелган. «Җырчы Әлфия Афзалова» иҗатын саклау һәм үстерү фонды» белән берлектә эшләнгән. Авторлары – Резеда Гобәева һәм Зөлфия Нигъмәтҗанова.
Зөлфия ханым Нигъмәтҗанова – Әлфия Авзалованың икенче кызы һәм әлеге фондның җитәкчесе. Спектакльне Зөлфия ханым да карарга килгән иде. Нәкь Әлфия Афзалова. Әлфия ханым ролендә – театрның яшь, чибәр актрисасы Ләйсән Гатауллина. Спектакльне нигездә яшь артистлар уйнады. Кечкенәдән сеңлесе белән ятим калган, балалар йортында тәрбияләнгән, ятимлек ачысын татыган, шул моңнар йөрәгенә сеңгән, җырлавы белән халыкны хис-кичерешләр дөньясына салган, бәхетле иткән Әлфия Афзалова җырлавы һәм җырлары белән үлемсез. Спектаклендә дә чыдап торып булмады, күз яшьләре бәреп чыкты. Йөрәктән чыккан йөрәккә барып җитә бит ул...
Нет комментариев