erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

«Алга! Поехали!» премиясенә гаризалар кабул ителә

Җиңүчеләрне билгеләгәндә катнашучыларның хәрәкәттәге казанышлары, активлыгы, «Алдынгылар советы» эшендә катнашуы һәм социаль әһәмиятле инициативаларны тормышка ашыруы исәпкә алыначак.

Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте»нең «Алга! Поехали!» еллык премиясенә гаризалар кабул ителә.

Премиядә республика мәктәп укучылары, студентлар, остазлар һәм «Алдынгылар хәрәкәте»нең беренчел бүлекләре командалары катнаша ала. Бәйге социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашырган, игелекле эшләр башкарган һәм хәрәкәт эшчәнлегендә актив катнашканнарны ачыклау һәм бүләкләү максатыннан оештырыла.

Катнашучылар гаризаларын 1 ноябрьгә кадәр шәхсән яки команда белән бирә ала. Шәхси номинацияләр арасында «Ел иҗатчысы», «Ел остазы» һәм беренчел бүлекләр кураторлары өчен номинацияләр бар. Командалар иң яхшы беренчел бүлек һәм социаль әһәмиятле проект номинацияләрендә көч сынаша.

Премия финалистлары декабрь башында Казанда узачак төбәк форумына чакырылачак.

Чыганак: "Ватаным Татарстан" газетасы сайты


Арча хәбәрләре

Нет комментариев