erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әлифба музеена 25 ел

Арча педагогика көллиятендә урнашкан Әлифба музееның 25 еллыгын билгеләп үттеләр.

Арча педагогика көллиятендә үтте ул. Әлифбачылар Сәләй ага белән Рәмзия апа Вәлитованы зурлап искә алып үткәрделәр. Укучылары да килде. Заманында Арча педагогика көллияте директоры булып эшләгән Илдус Сәгьдиев, Шәфигулла Гарипов та бар иде. Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы доценты, Башкортстанның атказанган укытучысы Нәсимә Мөкимова да кайткан.

"Рәмзия апаның безнең шәһәрдә тууы белән горурланабыз, - дип сөйләде ул. - Аның исемен данлау юнәлешендә эш алып барабыз. Арча педагогия көллияте, Әлифба музее белән тыгыз элемтәдә торабыз. Гөлнара Фидаиловна, Дамир Гыйлемшәехович, рәхмәт сезгә!".

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Юбилей Әлифба музее белән танышудан башланып китте. Аннан концерт залына үттеләр. Тантана әлифбачыларның яшьлек хатирәләреннән башланды. Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова әлифбачыларны искә алып, кунакларны сәламләде, Әлифба музееның тарихи яктан әһәмияте турында сөйләде. Чыгышлар берсеннән берсе кызыклы булды..

Арча педагогика көллиятенең ул вакыттагы директоры Илдус Сәгьдиев көллиятнең пенсиядәге тарих укытучысы Хөсәәен Хәйруллинны янә эшкә чакырып, әлеге уку йорты тарихы һәм «Әлифба» музейларын оештыру һәм төзү вазифасын тапшыра. Арча Хөсәен Хәйруллин ― музейның беренче директоры. Илдус Сәгьдиев бүген Хөсәен Хәйруллинны олы шәхес, көчле укытучы иде дип искә ала. Музей директоры булып эшләгән Сания Сибгатуллина да истәлекләре белән уртаклашты. Бүгенге директоры Дамир Таҗиев музейны саклау, тулыландыру турында сөйләде. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре