erid:2VtzquqpS7d
Алмаз Хисаметдинов җитәкчелегендәге киңәшмәдә ашлык бәяләре һәм сезон эшләре тикшерелде
Арча яңалыклары

Алмаз Хисаметдинов җитәкчелегендәге киңәшмәдә ашлык бәяләре һәм сезон эшләре тикшерелде

25 июльдә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында үткән киңәшмәдә игеннәрне урып-җыю терлекчелектә 6 айлык эш нәтиҗәләре, «Ат көне»нә әзерлек һ.б. мәсьәләләр каралды.

Арча элеваторы директоры Ләйсән Әһлиуллина ашлык бәяләре, ашлыкны кабул итү белән таныштырды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре Роберт Хәйретдинов, Раил Шакирҗанов, Марат Шәйнуров, район ветеринария идарәсе җитәкчесе Руслан Котдусов көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча чыгыш ясадылар.

Район җитәкчесе киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләләр буенча бурычлар куйды.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев