Альмира Гатауллина: “Хәзер сез “Мин Россия гражданины” дип горурланып әйтә аласыз”
Узган чәршәмбедә Арчаның ЗАГС бүлегендә паспорт тапшыру тантанасы булды.
Ул Әтиләр көне уңаеннан үткәрелде. Шуңа әтиләр дә чакырылган булган. Тик, һәрвакыттагыча, аларны әниләр алыштырды. Бер баланың гына әтисе дә, әнисе дә килде. Ничек кенә булмасын, әтиләрне Әтиләр көне белән котлыйбыз.
Аеруча мөһим бәйрәмнәрне билгеләп үткән көннәрдә 14 яшен тутырган егетләр һәм кызларга тантаналы төстә паспорт тапшыру матур гадәткә әверелде. Бу көнне аларга паспортның барлыкка килү тарихы, аның мәгънәсе, һәр кеше өчен ни дәрәҗәдә кирәк булуы турында аңлаталар. Аннан шундый тантана барышында кулга паспорт алу бала өчен зур дәрәҗә дә.
Паспортларны Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Гөлира Галләмова тапшырды. Район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина балаларга теләкләрен җиткерде, истәлеккә илебезнең төп документы булган Россия Федерациясе Конституциясе китабын тапшырды.
– Хәзер сез бөтен хокукларга ия булган Россия Федерациясе гражданнары. 18 яшьтән, ягъни балигъ булганнан соң теләгән шәһәрегезгә барып укый, эшли аласыз. Сезнең өчен чикләр киңәя. Шул ук вакытта бурычлар да йөкли ул. Бурычларыгыз – илебезнең чын кешесе булу, белем алу һәм туган җиребезне яклау һәм саклау. Хәзер илебезнең авыр вакыты. Менә шундый вакытта ир-егетләребез аны сакларга тиеш. Таләпләр дә зурая. Мин Россия Федерациясе гражданины дип горурлана аласыз хәзер, – диде Альмира Гатауллина. – Ә туган ил кайдан башлана? Туган районыгыздан, туган йортыгыздан, туган җирегездән, туган телегездән. Сез Татарстаннан, Арча районыннан. Бу хакта беркайчан да онытмагыз. Без Татарстанда яшибез икән, татар телен дә яхшы белергә тиеш. Туган телегезне дә онытмагыз. Сәламәт булыгыз. Тыныч тормышта яшәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев