erid:2VtzquqpS7d
Алсинә бик бәхетле күренә
Арча яңалыклары

Алсинә бик бәхетле күренә

Тынычлык булсын

Иске Кырлайда яшәүче Алсинә Газизова сайлауга ире һәм дүрт баласы белән килде 

- Бүген ял көне, аннан сайлау бәйрам кебек инде ул. Балалар барырга кызыксынгач, аларны да алдык, - диде Алсинә.

Дүрт малай үстерә ул. "Өчесе беренче иремнән. Менә шулай бу ирем Айрат Исмәгыйлев мине өч бала белән алды. Дүртенче малайны дә алып кайттым", - ди.

Соклангыч хәл. Балалары дә берсеннән берсе күркәм. Алсинә дә бик бәхетле күренә.

- Теләкләрем - илдә тынычлык булсын. Мин моны дүрт ир бала анасы буларак әйтәм. Балаларны исән-сау үстерергә язсын. Игелекле балалар булсын. Хәзер шулар өчен яшибез бит, -  диде Алсинә. - Тигезлектән аермасын.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев