erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алтынга тиң көмеш

Казан волейболчылары җиңде, ә безнекеләрнең көмеше алтынга тиң булды.

“Арча” спорт комплексында ел ахырында “Арча КСМ”ы ширкәте призына ир-егетләр командалары арасында волейбол ярышлары үткәрү матур традициягә әверелде. Быел анда Арчадан ике, Әтнә, Теләче, Саба, Биектау, Балтач районнарыннан һәм Казанның “Динамо” командалары катнашты.

Волейбол ярышлары бүләкләүләрдән башланып китте. Район башлыгы Илшат Нуриев волейболчыларга уңышлар теләде һәм республика беренчелегендә беренче урынны яулаган 2007-2008 елгы кызлар җыелма командасына (Рәзилә Рәхимова, Зәлия Мәрдәнова, Сөмбелә Ваһапова, Камилә Һидиятуллина, Диана Корейкина, Адилә Хәйруллина, Илсөя Надыршина, Альмира Җәләева, Сөмбел Рамазанова) һәм шулай ук респблика беренчелегендә көмеш медальгә ия булган 2005-2006 елгы егетләргә (Алан Касыймов, Илназ Нигъмәтҗанов, Альберт Галимҗанов, Инсаф Шиһабетдинов, Инсаф Шәмсетдинов, Фәнил Ситдыйков, Альмир Димов, Саркиз Меграбян, Фирзәр Камалиев, Риназ Шакирҗанов) район мәгариф идарәсе мактау грамоталарын һәм истәлек бүләкләрен тапшырды. Бүләгенә караганда мәзәге кыйммәтрәк, диләрме әле? Яшь волейболчыларга шундый дәрәҗәле ярышны ачу тантанасында  район башлыгы кулыннан бүләк алу үзе горурлык. Әлбәттә инде аларны әзерләүче тренерлар да бүләккә лаек булды.

Ярыш башланыр алдыннан Яңа Кенәрдә озак еллар волейболчыларны әзерләгән, командасы югары нәтиҗәләргә ирешеп килгән танылган тренер Гүзәл Әхмәтова белән сөйләшеп киттек. Ул бу юлы җанатар булып кына килгән.

– Җитәр, дидем, тренерлыктан киттем инде. Ә менә ирем Тәлгать ташлый алмый әле. Туктасам үләм мин, ди. Мин үзем 46 ел тормышымны спортка багышладым. 19 яшемнән эшләдем. Ярышларга барганда мине күрүче танышларым: “Гүзәл килгән. Ул җиңүсез кайтмый инде”, – диләр иде. Без булсынга эшләргә күнеккән шул, – диде ул.

Гүзәл ханым белән спортның, аерым алганда, волейболның районда торышы турында сөйләшеп киттек.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Спортның бу төрен күтәрүдә волейбол буенча район федерациясе җитәкчесе Рафаэль Муллагалиевның тырышлыгы зур. Ул волейболчылар өчен чын байлык булды. Ярыш булмаса, үсеп булмый. Ә Рафаэль барын да җайга салды. Үзе дә бер ярышны калдырмый килә, киңәшләрен бирә, спонсор буларак ярдәм итә. Башка районнардан килгән тренерлар: “Эх, бездә дә шундый кеше булсын иде”, – диләр. Аның булуына бик рәхмәтлемен. Спорт мәктәбеннән Венера Таджибаева да бик зур хезмәт куйды. Тренерларны укытырга җибәрү, разрядларын үстерү өстендә эшләү, турнирларга җибәрү өчен автобуслар табу – барысы артыннан да йөрде. Район башлыгы Илшат Нуриевның спортны күтәрүгә керткән өлеше дә зур роль уйный.

– Гүзәл һәм Тәлгать Әхмәтовлар кебек тренерлар күбрәк булсын иде. Ул очракта эшләргә була, – диде әңгәмәбез ахырында безнең янга килгән Рафаэль Муллагалиев.

Бу көнне волейбол ярышлары чын көрәшкә әверелде. Финал ярышлары аеруча көчле барды. Безнең “Арча” командасы финалда Казанның “Динамо”сы белән алтын-көмешне бүлештеләр. Казан волейболчылары җиңде, ә безнекеләрнең көмеше алтынга тиң булды. Минемчә. Чөнки егетләребез чын профессионаллар белән уйнадылар. Көндәшләре үзләреннән күпкә зур иде. Тәҗрибә буенча гына түгел, буйга да, яшь буенча да. Өченче урында Арча станциясе командасы.

Соңыннан Рафаэль Муллагалиев җиңүчеләргә медальләр, бүләкләр тапшырды.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X