erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җәмәгать тәрбиячеләре бәйгесе башка бәйгеләргә охшамаган

Программада 4 сәгать дип язылган иде.

Дөрестән дә, 4 сәгать барды ул. Сәгать 11дә башланды, 3тә бетте. Кереп, тиз генә фотога төшереп чыгармын дигән идем. Аерылып булмады... Бу турыда аз гына сөйләп алам. Район мәдәният йортының икенче катында "Балигь булмаганнарның җәмәгать тәрбиячесе" дигән республиканың зона конкурсы үтте. Мәртәбәле жюрида тәҗрибәле остаз республиканың балигь булмаганнар һәм аларның хокукларын яклаучы комиссиянең җаваплы сәркәтибе Илсөяр Халәлетдиновна Гарифуллина, ТР Дәүләт Советының  VI нче чакырылыштагы депутаты, "Бала-Сити" җәмәгать оешмасының генераль директоры Альбина Мөнировна Насыйрова, ТР Дәүләт Советының "Бердәм Россия" фракциясе әгьзасы, ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының "Мәрхәмәтлек" берләшмәсе җитәкчесее Алсу Рөстәмовна Нәбиева һ.б. бар иде. Жюри рәисе - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - Алсу Мөнибовна Асадуллина. Конкурста безнең районнан Арчаның 5нче гимназия директоры Нияз Муллаәхмәтов һәм Арчаның 2нче мәктәбе укытучысы Илдус Әскәров катнашты. Чыгышлары әйбәт булды.Төрле районнардан барысы 13 җәмәгать тзрбиячесе катнашты. Конкурста җыр, бию, нәфис сүз сөйләп, һөнәрләрен күрсәтерләр инде дисәм, бөтенләй икенче төрле булды ул. Тәрбиягә авыр бирелүче, проблемалы балаларны ничек тәрбияләүләре турында сөйләделәр. Экраннан фотолар, видеосюжетлар күрсәтә-күрсәтә сөйләделәр. Осталык дәресе дә булды. Ахырдан җәмәгать тзрбиячеләрен бүләкләделәр. Дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Арчаның 2нче мәктәбе укытучысы Илдус Әскәров җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Котлыйбыз! Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X