erid:2VtzquqpS7d
Әниләр һәм балалар россиякүләм акциягә кушылды
Арча яңалыклары

Әниләр һәм балалар россиякүләм акциягә кушылды

Арча район балалар китапханәсендә Гаилә елын ябу уңаеннан эчтәлекле чара узды. Ул “Яңа ел гаилә укулары. Тере классика” дип аталучы россиякүләм акция кысаларында оештырылган иде

Биредә район китапханәсенә даими йөрүче һәм районкүләм чараларда актив булучы гаиләләр катнашты. Сабировлар, Миңнуллиннар, Миннебаевлар, Фәйзуллиннар һәм Гарапшиннар гаиләләре үзләре әзерләп килгән берәр әсәрдән өзек укыдылар. Аннан соң әдәби ярышта катнашып, үзләренең рус халык әкиятләрен, авторларны һәм әсәр геройларын белүдә белемнәрен тикшерделәр. Тагын бер бирем – Пушкин әкиятләрен заманча итеп үзгәртеп уку иде. Бу иң күңелле һәм иҗади биремнәрнең берсе булды. 
Гаиләдә бергәләп уку гадәтен формалаштыру, әти-әни һәм бала мөнәсәбәтләрен ныгыту максатларыннан уздырылган әлеге чарада гаилә кыйммәтләренең мөһимлеге тагын бер кат ныгытылды. 
Катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.  
 


Нет комментариев