erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әниле булу бәхет

Әни, иң якын кеше син. Әни бит син!

Бүген Арчада яшәүче Руфия ханым Баһаветдинованың иптәшләре әнисе Әлфия апа Ханәфиеваны 90 яшьлек юбилее белән котларга килделәр. Сөбханалла әле Әлфия апа, үз аягында йөреп тора, рәхәтләнеп сөйләшеп утыра, хәтере дә яхшы. Балаларына, оныкларына шөкер итә. Шулар белән бәхетлемен, ди. Тормыш иптәше Рафик абый 15 ел элек вафат булган. 51 ел бәхетле гомер кичергәннәр. Бер малай, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. "Бәхетле балачак, - дип искә төшерә ул елларны сагынып кызы Руфия. - Әти белән әнинең гаилә дуслары күп булды. Атна саен урманга барыр идек. Я җиләк, я гөмбә җыябыз. Ашарга да алып барабыз. Бергәләп тамак ялгыйбыз, биибез, җырлыйбыз, төрле уеннар уйныйбыз".  Руфия үзенә бертөрле ачык, җор күңелле кеше. Йөзендә һәрчак елмаю. Шаяртканны аңлый, үзе дә шаярта. "Сез кемгә охшагансыз, әтиеңәме, әниеңәме?", - дип сорыйм. "Әтигә!", - диде ул. Әтисе Рафик абый Ханәфиев җитәкче урыннарда эшләде. Кайда эшләсә дә, аны яраттылар. Яхшы кеше иде, дилзр. Руфия ханым үзе Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе булып эшләде. "Әти миңа, кызым, берүк кеше рәнҗетә күрмә дип кат-кат әйтер иде", - ди. Әнисе Әлфия апа да ире Рәфикны яхшы кеше булды дип мактый. Әлфия апа УРСЖда кассир булып эшләп пенсиягә чыга. Үз йортлары белән яшиләр. Каз, үрдәк, тавыклар.., сыер, бозау, куяннар асрыйлар. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Әлфия апа бәйләргә, чигәргә ярата. Балалар үз гаиләлзре белән яши башлагач та бакчасында бер чүп тотмый. Әкрен генә гомер үтә. Әлфия апа бүген үз квартирында яши. Токмач та кисә, өчпочмаклар да пешерә. Бер күзе белән рәхәтләнп газета-журналлар укый, телевизор карый. Район газетасын аерата яратып укыйм ди. Чөнки анда район тормышы. Әлфия апа турында тулырак итеп район газетасында язарбыз.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре