erid:2VtzquqpS7d
Арча агросәнәгать көллиятендә юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен сынадылар
Арча яңалыклары

Арча агросәнәгать көллиятендә юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен сынадылар

Ул бәйге форматында үтте.

10нчы мартта  Арча агросәнәгать һөнәр  көллиятендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы белүче" бәйгесе узды. Чарада "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Казан шәһәрендәге профилактика бүлегенең Арча районындагы бүлек начальнигы Мөхәммәтҗанова Э. Г. катнашты. Конкурс төрле бүлекләр буенча үткәрелде: Юл хәрәкәте иминлеге нигезләре, юл йөрү кагыйдәләре, беренче ярдәм күрсәтү. 41нче төркем студентлары җиңүче булды. Барлык катнашучылар бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Бәйгене укытучы Р.Х.Зәйдиев оештырды һәм алып барды. 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев