erid:2VtzquqpS7d
Арча балалары Казансу паркында асфальтта рәсем ясады
Арча яңалыклары

Арча балалары Казансу паркында асфальтта рәсем ясады

20 май көнне Арчаның Казансу паркында балалар һәм яшүсмерләр үзләренең рәсем сәнгате өлкәсендәге сәләтләрен күрсәтү өчен асфальтта рәсем ясарга җыелды.

Бәйгедә барлыгы 77 бала һәм яшүсмер катнашты. Арчаның истәлекле урыннары, Пионерия көне һәм юл йөрү кагыйдәләрен яктырткан рәсемнәр ясалды.

Бәйге 4 яшь категориясе буенча узды: 5-7 яшь, 8-10 яшь, 11-13 яшь, 14-18 яшьлекләр.

Эшләр идеянең оригинальлеге, иҗадилык, эшнең темага һәм төсләргә туры килүе буенча бәяләнде. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйгене оештыручылар: Дәүләт автоинспекциясе,  «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасы, мәгариф идарәсе, Арча Укучылар сарае, «Беренчеләр хәрәкәте».


 


Нет комментариев