erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча балалары турслетка җыелды

18-19 нчы май көннәрендә Арча районы балалары Үрнәк авылы җирлегендә ел да уздырылучы Турслетка җыелдылар

Турслетта Арчаның 2 нче, 6 нчы, Лесхоз, Түбән Мәтәскә, Сеҗе, Сикертән, Носы, Шушмабаш, Хәсәншәех, Апаз мәктәпләреннән, Курсави исемендәге күппрофильле лицейдан һәм Укучылар сараеннан 14 команда составында 89 бала катнашты.

Укучыларны һәм укытучыларны Арча укучылар сарае директоры Руслан Гыйниятуллин, директор урынбасары Айгөл Галәветдинова, Турслетны оештыручы һәм баш хөкемдар Равил Нәбиуллин сәламләде.

Катнашучылар ике төркемгә бүленеп ярышты. Беренче төркемдә – туризм түгәрәгенә йөрүчеләр, икенчесендә әлеге юнәлештә шөгыльләнмәүчеләр. 

Турслет «Спорт-туризмы – яшьләр сайлавы» проекты кысаларында һәм Пионерия көненә багышланып үткәрелде.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Турслет кысаларында ике көн дәвамында төрле туризм ярышлары һәм кызыклы бәйгеләр үткәрелде. Командалар җәяүле туризм, катамаранда йөзү, палатка җыю, ориентирование буенча ярыштылар.

19 май көнне Турслётта катнашучылар быргы тавышларына уянып, иртәнге зарядкага тезелделәр. Арча укучылар сарае педагогы, укучылар оешмалары белән эшләүче Зөлфирә Зарипова катнашучыларны Пионерия тарихы белән таныштырды. Пионерия көне уңаеннан бу көнне укучылар өчен пешекчеләр, җыр, газета ясау, туризм төеннәрен бәйләу бәйгеләре узды.

Турслеттан барлык катнашучылар да кутәренке кәеф белән кайтып киттеләр.

Фотолар Арча укучылар сарае архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев