Илшат Нуриев 21 майда “Кырлай“, “Игенче“, “Курса МТСы“ ширкәтләрендә кыр эшләренең барышы белән танышты
Район башлыгы әлеге хуҗалыкларның алдынгы механизаторлары Данил Рәхимовка, Дәниф Зариповка, Харис Вильдановка, Шамил Шиһабиевка, Әхәт Шәрәфиевка, Илнур Галимуллинга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.
Өч хуҗалыкта да язгы кыр эшләре оешкан төстә бара, соңгы культураларны чәчәләр. 21 майга район хуҗалыкларында планда каралган мәйданнарның 73 проценты чәчелде.
“Игенче“, “Кырлай“ ширкәтләре бәрәңге утырта.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев