erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча язучылары журналист, публицист Рәфикъ Юнысны туган ягында искә алды

«Исән булса, 1 мартта Рәфикъ абыйга 80 яшь тулган булыр иде», - диде Рөстәм Галиуллин.

Якташ язучылар – шагыйрьләр, популяр җырлар авторлары Наил КасыймСания Әхмәтҗанова, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире һәм урынбасары, язучылар Рөстәм Галиуллин белән Вакыйф Нуриев журналист, публицист, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Рәфикъ Юнысның каберенә – Арча районы Кәче авылына зыярәт кылды.

«Кәче урта мәктәбендә Рәфикъ Юныс истәлегенә багышланган «Яшәү дәвам итә» исемле чара узды. Исән булса, 1 мартта Рәфикъ Юныска 80 яшь тулган булыр иде. Язучылар Рәфикъ Юныс белән бәйле җылы хатирәләрен уртаклашты, җанлы очрашу укучыларның җыр-биюләре, Рәфикъ Юныс шигырьләре белән үрелеп барды», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Казан утлары» баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Рәфикъ Юныс 2005-2018 елларда «Казан утлары» журналында эшләгән. Рөстәм Галиуллин үзен Рәфикъ Юныс мәктәбен узган кеше дип атады. «Күрше авыл егете булгангамы, ниндидер өметләр баглапмы, Рәфикъ абый миңа карата бик таләпчән булды. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр уңышларыма куанып, ихлас күңеленнән киңәшләрен биреп яшәде», - диде ул.

«Рәфикъ абый таләпчән кеше булды. Үзенә карата да, башка хезмәттәшләренә дә. Аның сәламәт яшәү рәвеше дә, эшкә бирелгәнлеге дә сокландыра иде», – диде Вакыйф Нуриев чыгышында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Наил Касыйм Рәфикъ Юныс белән озак еллар дәвамында аралашып яшәгән. «Тирән белемле, искиткеч дәрәҗәдә тыйнак, зыялы, ихлас кеше иде», – диде ул.

«Ул мине нәфис гимнастика буенча дөнья чемпионы Галимә Шөгерова турында әсәр язарга рухландырды. Аның хатын-кызларга, хезмәттәшләренә ихтирамлы мөгамәләсен сагынып искә алам», – дип сөйләде Сания Әхмәтҗанова.

https://tatar-inform.tatar/news/arca-yazucylary-zurnalist-publicist-rafik-yunysny-tugan-yagynda-iska-aldy-5868435

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X