erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча көрәшчеләре Түбән Камада 4нче урынны алды

Сөенечле хәбәрләр.

Түбән Камада легендар көрәшче Данил Галиев истәлегенә республика күләмендә зурлар арасында ярышлар булды. Арча командасы, лаеклы көрәшеп, 4нче урынны алды. Котлыйбыз! Иске Кишеттән Альберт Ситдыйков 130 кг.нан югары авырлыктагылар арасында 1нче урынны алды. Әхмәтгалиев Салават 65кг.лылар арасында 3нче нәтиҗәне күрсәтте. Калганнар 4нче, 5нче,6нчы урыннарны алды. Барысы 29 команда ярышларда катнашты. 300ләп көрәшче. Арча командасын район яшьләр бүлегеннән Фәрдүс Хәйретдинов һәм тренер Илшат Һидиятов оештырып алып барды. Барысы 11 көрәшче. Алар: Инсаф Корбангалиев (60кг), Салават Әхмәтгалиев (65 кг), Ранил Хәйретдинов (70кг), Даил Зиннәтуллин (70кг), Рамил Хәкимҗанов (75кг), Дамир Әһлиуллин (80кг), Илшат Фазылҗанов (85 кг), Фаяз Зарипов (85 кг), Илшат Һидиятов (100 кг), Альберт Ситдыйков (130 кг.нан югары), Альмир Мифтахов (130 кг.нан югары). Арчалар көрәштә алгы урыннарга үсә баралар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X