Арча көрәшчеләрен уңышлары белән котлыйбыз!
Котлауларны, бүләкләрне Алабугада Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов кабул итеп алды. Котлыйбыз!
16-17 гыйнвар көннәрендә Алабуга шәһәрендә ир-егетләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге ярышлары бара. Чемпионат чемпионнарны билгеләү өчен бөтен республикадан иң көчле көрәшчеләрне җыйды. Әлеге чара Татарстанның спорт тормышында күренекле вакыйга булачак. Ярышларда безнең Арча районыннан 10 көрәшче катнаша.
Ярышта Арча районыннан менә кемнәр катнаша: Динарис Таҗетдинов (60кг, Шушмабаш), Илдар Гөбәйдуллин (65кг, Шушмабаш), Салават Әхмәтгалиев (65кг, Иске Иябаш), Рамил Хәкимҗанов (70кг Арча), Райнур Фәйзрахманов (75кг Ашытбаш), Фаяз Зарипов (85кг Наласа), Дамир Әһлиуллин (90кг Наласа), Илшат Фазылҗанов (100кг, Түбән Мәтәскә), Илшат Идиятов (100кг Күпербаш), Илнур Зәйнуллин (100 кг югары, Арча). Уңышлар телибез егетләргә!
Беруңайдан республикада 2025 елдагы көрәш нәтиҗәләре ясалды.
Сезон рейтингы нигезендә, иң яхшы командалар арасында Арча районы 4 нче урынны яулады! Котлыйбыз!
1 урында – Чаллы, 2 урында – Әлмәт, 3 урында – Казанның «Зилант», 4 урында – Арча һәм 5нче урында – Казанның Авиатөзелеш-Яңа Савин районнары командалар.
Көрәш нәтиҗәләрен соңрак хәбәр итәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев