erid:2VtzquqpS7d
Арча күппрофильле лицеенда куркынычсызлык дәресе узды
Арча яңалыклары

Арча күппрофильле лицеенда куркынычсызлык дәресе узды

Ул квадроцикллар һәм питбайклар катнашындагы бәхетсезлек очракларын кисәтүгә багышланган иде.

Соңгы вакытта республикада квадроцикллар һәм питбайклар кебек транспорт чаралары белән идарә иткәндә мәктәп яшендәге балаларның имгәнү очраклары ешайды. Күпчелек очракта яшь юл хәрәкәтендә катнашучылар үзләренең куркынычсызлыклары һәм нәтиҗәләре турында уйламыйлар, алар әйләнә-тирәдәгеләр өчен аяныч тзмамланырга мөмкин

Мондый бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында 18 сентябрьдә Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейда дәүләт техника күзәтчелегенең Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Г.Г.Касыймов һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесының Арча районы профилактика бүлеге җитәкчесе Э.Г.Мөхәммәтҗанова катнашында куркынычсызлык дәресе үткәрелде. 6-9 сыйныф укучыларына мототехника белән идарә итүнең хокукый аспектлары, кагыйдәләрне һәм таләпләрне үтәмәүнең нәтиҗәсе турында сөйләделәр.

Габделхак Касыймов - Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.


Нет комментариев