erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча мәктәбенә Саратовтан кунаклар килде

27 нче апрельдә Саратов шәһәренең “Советлар Союзы Герое Г.Г.Рамаев исемендәге милли татар гимназиясе” белән Татарстан Республикасы Арча “Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицее” арасында мәгариф өлкәсендә регионара килешү төзелгән иде.

Бердәм эшчәнлекнең максаты булып укыту һәм тәрбия эшендә әлеге белем бирү учреждениеләренең укытучылары һәм укучылары арасындагы элемтәне ныгыту; иҗади, әхлакый-рухи кыйммәтләрне үстерү; мәгариф, мәдәни өлкәне үзара баету тора.

27 май көнне әлеге максат белән Арчага килгән бер төркем кунакларны лицей бик җылы каршы алды. Алар лицей белән якыннан танышып йөрделәр. Укытучылар, укучылар тарафыннан әзерләнгән мастер-класслар карадылар. Очрашу күтәренке рухта концерт карап тәмамланды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Саратов кунаклары лицей коллективына рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә тагын шундый эчтәлекле очрашулар насыйп булсын дип саубуллаштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев