Арча педагогика көллияте республика спартакиадасында абсолют чемпион булды
Физкультура хезмәткәрләре көнендә Казанның экстрим-паркында Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмалары арасында уздырылган Спартакиадага йомгак ясалды. Арча педагогика көллияте командасы 13 спорт төре буенча гомуми зачетта һәм 6 спорт төре буенча Студентлар лигасында абсолют чемпион исеменә лаек булды.
Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында узган Спартакиада нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казанның экстрим-паркында узды.
Арча педагогика көллияте студентлары Спартакиадада югары нәтиҗәләр күрсәтте. Көллият командасы 13 спорт төре буенча гомуми зачетта беренче урын яулап, Спартакиаданың абсолют чемпионы булды.
Студентлар лигасында да арчалылар уңышка иреште. Команда 6 спорт төре буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, чемпион исеменә лаек булды.
Арча педагогика көллиятенең спортчыларын, тренерларын һәм команда составында хезмәт куйган барлык белгечләрне лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Алда да яңа уңышлар һәм югары нәтиҗәләр телибез!
Фото район матбугат хезмәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев