Геройларга дан!
Бүген Арча педагогия көллиятендә Социалистик Хезмәт герое Шәйхетдинов Илсур истәлегенә махсус зона ачылды. Илсур Шәйхетдинов Арча педагогия көллиятендә укый. Герой Татарстанның Арча районы Арняш авылында (икенче бер мәгълүматлар буенча Биектау районы Мүлмә авылында) туган. Озак еллар «Татнефтепроводстрой» трестында хезмәт куя: бульдозерист булып башлап, генераль директор урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
СССРның зур нефть һәм газүткәргечләрен (аеруча Себердә һәм «Дуслык» магистрален) төзегәндә зур батырлыклар күрсәтә. Казан шәһәрендә вафат була. 2019 елда аның «Гомерем мизгелләре» исемле автобиографик китабы дөнья күрә.
Нет комментариев