erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча район суды белгечләре укучылар белән очрашты

Арча районының Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицеенда Россия Федерациясе Конституциясенең 30 еллыгына багышланган чара узды. Ул илебезнең гимнын тыңлау белән башланып китте.

Дәүләтнең төп законы 1993 елның 12 декабрендә кабул ителә. Конституция – ул илнең төп законы гына түгел, ирек һәм гаделлекне, кешелек дәрәҗәсен һәм иминлеген, гаиләне һәм Ватанны саклауны, күпмилләтле халыкның бердәмлеген раслаучы хокукый нигез. 2020 елда Конституциягә, заманча таләпләргә туры китереп, төзәтмәләр кертелә.

Әлеге һәм башка тарихи фактлар белән укучыларны Арча район судья ярдәмчесе Анна Крайнова һәм баш белгеч Гөлсинә Дәүләтшина  таныштырды. 8 сыйныф укучылары белән бер дәрес дәвамында алар Россия Федерациясе Конституциясе турындагы белемнәрне ныгытып кына калмыйча, сораулар биреп, яшьләрнең фикерләрен дә тыңладылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сорау-биремнәргә һәр укучы кул күтәреп җавап бирде һәм дөрес җаваплар өчен баллар җыйдылар. Биремнәр төрле иде: аерым да, төркемнәрдә дә эш алып бардылар. “Россия Федерациясе Конституциясе кайчан кабул ителгән?”, “Латин теленнән тәрҗемә иткәндә “конституция” нәрсәне аңлата?”, “Россия Федерациясе гражданины ничә яшьтән сайлауларда катнаша ала?”, “Ничә яшьтән судья булып эшләргә мөмкин?”, “Илебез тарихында ничә Конституция булды?” кебек сораулар яңгырады. Укучылар бик теләп җавап бирделәр, бер генә сорау да җавапсыз калмады. Шулай ук алар бирелгән хәрефләрдән чара темасына кагылышлы сүзләр төзеде, рәсемнәр буенча төшенчәләрне атады һәм дәүләт символлары турында сөйләште.

Иң ахыргы биремдә егет-кызлар ике төркемгә бүленеп, тематик плакат ясады. Плакатларда дәрес дәвамында искә алынган төшенчәләр, Конституциягә кагылышлы символлар урын алды. Чара ахырында укучылар җыйган баллар саналып, иң актив катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев