erid:2VtzquqpS7d
Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсендә яңа җитәкче
Арча яңалыклары

Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсендә яңа җитәкче

Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәчесе итеп Хәбиров Айрат Фиркат улы билгеләнде.

  Ул 1988 елның 29 декабрендә Арча районының Хәсәншәех авылында туган.

2011 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач “Ватан” хуҗалыгында 10 ел баш инженер, баш зоотехник булып эшләде. Соңгы ике елда район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеген җитәкләде.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев