erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров Яңа ел белән котлый

Хөрмәтле педагоглар, ата-аналар һәм балалар!

Хөрмәтле педагоглар, ата-аналар һәм балалар!
Сезне якынлашып килүче яңа 2025 нче  ел белән котлыйм!  Бәйрәм алдыннан чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.  Уйланылган эшләрнең күбесе тормышка ашты. Безнең казанышларның нигезендә-педагогларның, укучыларның һәм аларның әти-әниләренең максатчанлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге, җаваплылыгы һәм югары профессиональлеге .
 Мин сезгә, кадерле педагоглар, сезнең хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз, балаларга һәм үз һөнәрегезгә карата мәхәббәтегез өчен чын күңелдән олы рәхмәт белдерәм.
    Хөрмәтле ата-аналар! Безнең   белән булуыгыз өчен Сезгә рәхмәт белдерәм.   Ышанычыгыз, гаилә һәм мәктәп элемтәсенең әһәмиятен аңлавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.
   Кадерле укучылар! Мәктәптә һәр ел кызыклы һәм нәтиҗәле эш елы булуын телим. Белемле һәм рухи яктан алга киткән кешеләр булу өчен сез бөтен көчегезне куярсыз дип ышанам.
Киләсе Яңа елда сезгә шатлык һәм сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм оптимизм, теләкләрнең үтәлеше һәм яңа мөһим максатлар юлдаш булсын!
Яңа ел төнендә могҗизалар бар, диләр. Әмма ышанычлы ысулы: теләкне алдан әйтү һәм максатчан рәвештә аңа ел буе барырга. Ул вакытта теләсә нинди тылсымчы тормышка аша. Өйләрегездә игелек, иминлек, бәхет, энергия, оптимизм һәм яхшы кәеф хөкем сөрсен.
    2025 елда һәр гаиләдә тынычлык һәм уңыш булсын , безнең уртак мәктәп гаиләсе яңа югары нәтиҗәләргә ирешсен. Табыннарыгыз һәрчак мул, дөньялар тыныч, имин, туар таңнарыгыз һәрчак якты булсын, күңел күгегезне беркайчан да болыт капламасын.
Ихтирам белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев